25 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Чаллыда «КАМАЗ»да эшләүче махсус хәрби операция ветеранына Батырлык ордены тапшырылды
Чаллыда махсус хәрби операция ветераны Айрат Җәләлетдиновка тантаналы рәвештә Батырлык ордены тапшырдылар. Бүләкләү «КАМАЗ»ның Фәнни‑техник үзәгендә узды, анда Айрат контролер булып эшли, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
-
Яңалыклар
Узган ел педагогик көлллиятләрне тәмамлаучыларның 75 проценты мәктәпкә эшкә урнашкан
Татарстанда укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, профильле югары уку йортлары, көллият, техникумнарны тәмамлаган яшьләрне педагог һөнәренә җәлеп итәргә тырышалар. Педагогик көллиятләрне тәмамлаган белгечләрнең 95 проценты мәгариф тармагында эшли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советында «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына паспортлар тапшырдылар
Бүген Дәүләт Советында «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе гражданының төп документын Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Менделеевск районы республика үсешенә саллы өлеш кертә»
Бүген Менделеевск районы Советының хисап утырышында 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Равил Кузюров: «Яңа закон Татарстан урманнарының санитар торышын яхшыртачак»
Узган ел ахырында кабул ителгән «РФ Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон урманнарның санитар торышын яхшыртырга һәм сәламәтләндерергә мөмкинлек бирәчәк. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Чәч коелуның нәрсәгә бәйле булуын аңлаттылар
Нерв киеренкелеге, нык борчылу чәч коелуга китерергә мөмкин. Табиб-трихолог Мария Васильева «Life.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Июнь аеннан гаиләләргә яңа түләү бирелә башлаячак
Быел июнь аеннан яңа ярдәм чарасына – еллык гаилә түләве алуга гаризалар кабул итү башлана. Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Җәмгыять
«250 мең сумлык эшем Дубайга китте»
Арчада яшәүче кул эшләнмәләре остасы Гөлнар Сәгыйтҗанова гадәти булмаган шөгыль белән кызыксына. Ул эшләнмәләрен эпоксид сумала кулланып иҗат итә. Кул остасы белән иҗатка килү юлы, районда акча эшләү серләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
-
Яңалыклар
«Мәрхәмәт кулы»: социаль хезмәтнең ислам әдәпләренә нигезләнгән яңача үрнәге булдырылган
Дөньяда, демографик картаюдан алып, рухи кризиска кадәр, бик катлаулы сынаулар барлыкка килгән бер мәлдә, Россиядә тиңдәшсез проект булдырылган. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме тарафыннан хупланган «Мәрхәмәт кулы» проекты рәхим-шәфкатьлелек, якының турында кайгырту кебек күп гасырлык ислам кыйммәтләрен заманча социаль хезмәт күрсәтү системасына әйләндерә.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының химия-технология лицеенда булды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевский районында. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Украинаның пилотсыз очкычлары химия заводына һөҗүм иткән: 7 кеше һәлак булган
Бүген Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары Смоленск өлкәсендәге «Дорогобуж» заводына һөҗүм иткән. 7 кеше һәлак булган, тагын 10сы яраланган. Бу хакта «РИА Новости» Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды
Утырыш барышында нефть химиясе, нефть-газ сәнәгате, энергетика һәм машина төзелеше өлкәләре өчен кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«Сәләт» балаларны файдалы һәм сыйфатлы җәйге ялга чакыра
«Сәләт» җәйге сезонга әзерләнә: 25 смена оештырырга ниятли.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер атна эчендә 10 кеше хәмердән агуланган
Татарстанда 16-22 февраль аралыгында хәмер һәм спиртлы сыекчадан агулануның 10 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Мишустин Россиянең тулаем эчке продуктының өч ел эчендә 10% тан артыкка үсүе турында белдерде
Россия икътисады тышкы басымга карамастан, уңай динамикасын саклый. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турындагы хисабы вакытында хәбәр итте, дип яза «ТАСС».